2021 елның 15-26 мартында бөтен республика буенча «үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит»Бөтенроссия акциясенең 1 этабы үткәрелә. Әлеге акциянең максаты-наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәмәгатьчелек җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге өлкәдәге тәкъдимнәрне гомумиләштерү.
Район мәктәпләре укучылары 19 март көнне «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит» акциясе үткәрделәр, мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар әзерләделәр, аларны урамда узучыларга тараттылар, күренекле урыннарда ябыштырдылар. Балалар авыл халкын наркотиклар сату яки аларны медицина булмаган куллану фактлары турында белешмәлекләр һәм буклетлар аша хәбәр итәргә өндәделәр.