Югары Осланда төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Һава торышы җил булу сәбәпле, чара район мәдәният йорты фойесында узды.

Югары Осланлылар яз килүен җырлар, уеннар, биюләр белән каршы алды.
Авыл халкын бәйрәм белән район башлыгы Марат Зиатдинов, конгрессның район бүлеге рәисе Гөлгенә Дәүләтшина, Әзербайҗан халыклары вәкиллеге рәисе Хәял Мостафаева котладылар.
Матур театральләштерелгән тамаша һәм якты концерт номерларын күп санлы тамашачылар күреп кенә калмадылар, бик күп уңай тәэсирләр алдылар, татар һәм Әзербайҗан милли ашлары белән сыйландылар, бер-берсе белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International