Эшче төркем составына район Башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор, авыл хуҗалыгы идарәсе, Идел буе урманчылыгы вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары керде.
Без район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакировтан безнең районда иң масштаблы Россия проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләвен сорадык.
- Илнур Ирекович, укучыларыбызга бүгенге көндә безнең районда проектны тормышка ашыру ничек алып барыла, муниципаль хакимияттән нәрсә таләп ителә, бу этапта нинди сораулар һәм проблемалар бар?
- Безнең район территориясендә 2020 елның ноябрь ахырыннан М-12 тиз йөрешле автомагистрален төзү буенча әзерлек эшләре алып барыла.
Февраль ахырында Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов трасса өстеннән һәм безнең район территориясендә, Гребени авылы янында эшлекле очрашу үткәрде. Президент тарафыннан трассаны өч ел эчендә төзү бурычы куелды. Татарстан территориясе буенча автомобиль юлының озынлыгы Идел аша күпер кичүе белән 142 километр тәшкил итәчәк. Безнең районда 42,5 км юл төзелеше планлаштырылган:7 нче этап кысаларында 22 км һәм 8 нче этап кысаларында 20,5 км.
Эшләр Югары Ослан, Вахитов, Карагуҗа, Макыл, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы, Шылаңгы, Олы Мәми авыл җирлекләре территорияләренә кагылачак.