Югары Ослан ЮХИДИ җитәкчесе юлчылар белән очрашты

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Очрашу барышында актуаль яңалыклар һәм законнардагы үзгәрешләр турында сөйләштеләр, район һәм республика юлларында авариялелек турында сөйләштеләр, шулай ук юллар төзелеше һәм аларга хезмәт күрсәтүдәге проблемалар турында фикер алыштылар.

Кичә Югары Ослан ЮХИДИ башлыгы Альберт Борһанов "Татавтодор"АҖ Югары Ослан филиалы коллективы белән очрашты.

Бу оешма юл хәрәкәте иминлеге белән турыдан-туры бәйле. Юллар төзү һәм юл полотносын ремонтлау - «Татавтодор»ның төп бурычы. Күп техника җәлеп ителгән, аны дөрес эксплуатацияләүгә һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлыгы бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International