Югары Осланда чаңгы ярышлары узды

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Стартка Югары Ослан районы укучылары һәм эшче яшьләре генә түгел, муниципаль хезмәткәрләр дә чыкты.

Шимбә көнне, 20 март көнне, Югары Осланда чаңгы базасы янында район авыл җирлекләре һәм оешмалары Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Йөгерештә профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнашты.

Ярышучылар арасында район башлыгы Марат Зиатдинов, аның ярдәмчесе Азат Галимуллин, район аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәшит Монасыйпов, районның баш архитекторы Закиулла Минһаҗев, Октябрь авыл җирлеге башлыгы Шамил Азизов һәм башкалар бар иде. Алар белән бергә стартка мәктәп укучылары, районның эшче яшьләре чыкты. Старттан читтә чаңгычыларга көч биреп торырга килгән җанатарлар торды.

Старт бирелде. Бер - бер артлы дистанцияне беренче булып хатын-кызлар чыкты. Алар артыннан чаңгыга ир-атлар чыкты. Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрле, кемдер классик стиль белән хәрәкәт итә башлады, кемдер тимераякта шуа башлады.. Шулай итеп, хатын – кызлар арасында өченче урында-Ксения Анохина. Икенче урында Юлия Денисова. Чаңгы ярышында Сиринә Хәлиуллина беренче булып финишка килде. Мактау пьедесталында алар үз урыннарын били. Сергей Викторович, грамоталар һәм медальләр тапшырып, аларны җиңүләре белән котлый. Ир – атлар арасында өченче урынны Руслан Һадиев яулады, икенче урынны – Максим Сәлахетдинов, беренче урынны-Айнур Хәлиуллин. Җиңүчеләр шулай ук грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Бу көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Хәлиуллиннар гаиләсе җиңүче булды. Йөгерештә катнашучылар аларны чын күңелдән җиңү белән котладылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International