Чәршәмбе көнне, 24 мартта, безнең районда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак.
Югары Ослан ЮХИДИ башлыгы Альберт Борһанов хәбәр иткәнчә, чәршәмбе, 24 нче мартта, Югары Ослан районы территориясендә транспорт чараларын йөртүчеләрне массакүләм тикшерү уздырылачак.
"Полиция хезмәткәрләре "Тоннель"дигән шартлы исем астында контроль-профилактика операциясе үткәрәчәк. Аерым игътибар исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йөртүчеләргә биреләчәк", - дип төгәлләштерде Альберт Шамил улы.