Белдермә

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

29 нчы март көнне 10.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы тугызынчы утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 4-49 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында " карарына үзгәрешләр кертү турында»;
2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасына тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча җирлекнең ревизия органнары вәкаләтләрен тапшыру турында;
4. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2020 нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчеты турында;
5. Югары Ослан муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2020 елгы эше турында;
6. 2020 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру эше турында;
7. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елга гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International