Соболевское авылында «авыл җирлекләре биналарын капиталь ремонтлау»республика программасы кысаларында тормышка ашырыла торган авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә түбәне алыштыру буенча эшләр башкарылды, фронтонны сайдинг белән тышлау төгәлләнде, электр үткәргечләр алыштырылды һәм пластик тәрәзәләр куелды.