Бүген Кама Тамагы штп.Апаста "Созвездие-Йолдызлык"XXI ачык телевизион фестиваленең зона этабы узды.
Идел аръягы зонасы вәкилләре бик матур номерлар күрсәттеләр. Йолдызлык хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Туманов безнең районның фестивальгә әзерлеген уңай яктан билгеләп үтте. Барлык катнашучылар да катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.
Якимов Кирилл һәм Хайруллова Айсылу үз яшь төркемнәрендә "Вокал" номинациясендә махсус призга лаек булдылар. Черменская Анастасия урта яшь төркемендә "Вокал" номинациясендә 3 урынны яулады. "Вокал" һәм "Конферанс" номинацияләрендә Карасев Егор, "Конферанс" номинациясендә Хәйруллина Айсылу, "Конфетти", "Задоринки" һәм "Жемчужина"бию коллективлары үз яшь категорияләрендә 1 урын алдылар. Барлыгы 6 беренче урын! Ура!!!