Бүген, көннең икенче яртысында, район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәнең төп мәсьәләсе авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү булды. Бүгенге көндә хуҗалыклар тракторларны һәм схемаларны ремонтлауны төгәллиләр. "Востокзернопродукт"предприятиесе янында ремонт акрынрак бара. Складларда бөртекле культуралар орлыкларын эшкәртү бара. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен ташламалы ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.