Бүген МБГББУ "Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбендә" шахмат зонасы ачылу тантанасы булды.
Чарада кунаклар: Вилен Касимов, мәгариф бүлеге начальнигы, Фәридә Янтыкова, "Бердәм Россия" партиясенең Югары Ослан бүлеге башкарма секретаре.
Чараны мәктәп директоры Ирина Борисова сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул мәктәп ата-аналарына шахмат тактасы һәм фигуралар ясау өчен материаллар сатып алуда ярдәм итүләре, 8 сыйныф укучыларына әлеге идеяне тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Аннары алып баручылар кунакларны зур булмаган шахмат турнирында катнашырга чакырдылар.