24 мартта Көнбатыш микрорайон урамындагы 2-6 йортлар ишегалдында «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында әлеге ишегалды территориясен төзекләндерү мәсьәләсе буенча җыелыш булды.
Әлеге микрорайонда яшәүчеләргә архитекторлар эшләгән төзекләндерү схемасы тәкъдим ителде. Җыелыш барышында, халык белән килешү өчен, ишегалды схемасына төзәтмәләр керткәндә исәпкә алыначак барлык кисәтүләр һәм тәкъдимнәр тыңланды.