Югары Ослан үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Өмет утравы»халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән сырхауханә табиблары һәм стационар табибларының очрашуы булды.
Чарада катнашучылар өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау буенча эш алып бару, шулай ук халыкка озак вакытлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге турында хәбәр итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Комплекслы үзәк директоры Наталья Сигаева катнашучыларга озак сроклы карау системасында катнашучы органнар һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге регламентын, озак сроклы карау системасында хезмәт алучылар патронажының уртак графиклары буенча җаваплы затларның эш тәртибен искә төшерде һәм «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе», «Сиделка», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә»стационар технологияләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде.