Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләр теркәлде

2021 елның 26 марты, җомга

2021 нче елның 25 нче мартында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләрнең тууы теркәлде. Сабыйлар 2021 елның 14 мартында Якушовлар Радион Анатолий улы һәм Светлана Валерьевна гаиләсендә туа. Малай һәм кызны әти-әни Виктор һәм Виктория дип атадылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәре бәхетле ата-аналарны котлап, яңа туган балаларның беренче герб документлары – туу турында таныклыклар, гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм истәлекле уенчыклар тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International