Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
- 2021 елның 2 ае йомгаклары буенча Югары Ослан муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында;
- район территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә предприятиеләрендә республика җитештергән продукцияне китерү һәм сатуны арттыру турында;
- 2021 елның 2 ае нәтиҗәләре буенча легаль булмаган хәмер һәм спиртлы продукцияне алу турында.
2011 елның 1 мартына Югары Ослан муниципаль районы территориясендә 76 сәүдә объекты алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиягә ия, шулардан «Татспиртпром»АҖ -29 кибет, башка оешмалар – 47 кибет.
2021 елның 2 аенда алкогольле продукцияне сату 3,7 мең дал тәшкил иткән, бу 2020 елның шул ук чорына карата 110% тәшкил итә (3,4 мең дал), шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы – 1,6 мең дал (узган елның шул ук чорына карата 104% (1,5 мең дал).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International