Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 27 марты, шимбә

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендәге палаталар рәисләре катнашында Совет һәм Башкарма комитет аппаратында чираттагы оператив киңәшмә узды.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Шулай ук «Халык контроле»системасы эше турында мәгълүмат та каралды. Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова сөйләделәр. Район сайтына керү һәм тулыландыру турындагы мәгълүмат белән система администраторы Алексей Савичев чыгыш ясады. Башкарма комитет хезмәткәрләрен «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» район конкурсына әзерләү турында эшләр идарәчесе Әлфия Минһаҗева кыскача гына сөйләде. Район Советы Аппараты җитәкчесе Людмила Никитинаның ММИ аппаратында персоналны бәяләү системасын кертү мәсьәләсе буенча чыгышы көчле фикер алышу уятты.
Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International