Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:

1.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

2.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасына тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча авыл җирлекләренең ревизия органнары вәкаләтләрен тапшыру турында.

Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International