Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы

2021 елның 29 марты, дүшәмбе


Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:

Югары Ослан муниципаль район Советының 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 4-49 санлы «Югары Ослан муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карар проектын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International