Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән традицион «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Илнур– Югары Ослан муниципаль районы торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлыкны үткәрү турында һәм хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча чараларны оештыру турында; Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Монасипов Рәшит – Югары Ослан муниципаль районы территориясендә 2021 нче елда юл эшләре планы турында чыгыш ясадылар; Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов Вилен-район мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу турында; Камалетдинова Гөлия-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, «Җиңү ритмнары»Фестивале турында.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.