Балалар сәнгать мәктәбе укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган XVI «Арча ягы - данлы Тукай ягы» балалар иҗаты республика конкурсында катнаштылар.
Конкурс яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, татар милли һәм сәнгать мәдәнияте хәзинәләренә киң җәлеп итү, иң яхшы традицияләрне саклау, һөнәри осталыкны, Үзешчән халык сәнгатен популярлаштыру һәм алга таба үстерү, яшь талантларны ачыклау, кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурста 100 меңгә кадәр кеше яшәгән ТР шәһәрләренең балалар һәм яшүсмерләр сәнгать мәктәпләре укучылары катнашты. Катнашучыларның яше: 7дән 15 яшькә кадәр.
Быел конкурс видеоязмалар буенча дистанцион форматта узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Өмет» квинтеты халык уен кораллары ансамбле I дәрәҗә лауреат булды.В.А. Киреев, О. А. Киреева, халык уен кораллары - Баян номинациясендә II дәрәҗә лауреат-Тюрин Егор, кул.Сөнгатуллин И. Р.
Балаларны һәм укытучыларны котлыйбыз!