31 нче март көнне Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Югары Ослан муниципаль районы бүләкләре комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Кандидатларның район, ведомство һәм республика бүләкләре белән бүләкләү турындагы үтенечнамәләре һәм бүләкләү материаллары каралды.
Юлламаларны карау нәтиҗәләре буенча бәяләмә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгына карар кабул итү өчен тәкъдим ителәчәк.