Татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыены

2021 елның 2 апреле, җомга

2 апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов Татар авыллары эшкуарларының IX Бөтенроссия җыенында катнашты.

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Пленар утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татар азык-төлек продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрләре товарлары җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән танышты.

Утырыш барышында Башкортстан, Мордовия, Якутия, Пермь крае, Оренбург өлкәсе һәм илнең башка субъектларыннан татар эшмәкәрләре чыгыш ясады. Форум кунаклары авылда бизнес алып бару үзенчәлекләре, урыннарда милли мәдәнияткә һәм телгә ярдәм итү буенча проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан коллегалары белән үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр, башка актуаль темаларны күтәрделәр.

Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашучыларга рәхмәт белдерде, мондый төрдәге очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. «Сез безнең республикада булган үзгәрешләр белән таныша һәм авылга ярдәм итү кысаларында башкарыла торган эшне бәяли алдыгыз. Бүген без хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышабыз һәм киләчәккә уртак планнар билгели алабыз", - диде ул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International