2021 елда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру бары тик югары уку йортларына укырга керергә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә мәҗбүри булып тора. Һәм бу фән буенча уңай нәтиҗә урта гомуми белем турында аттестат алу өчен нигез булып тора. Югары Ослан гимназиясе базасында рус теле буенча укучылар катнашында региональ тренировка чарасы үтте. Әлеге чараның максаты-бердәм дәүләт имтиханын үткәрү пунктлары хезмәткәрләрен имтихан материалларының тулы комплектын бастыру технологияләрен кулланып укытуны, имтихан үткәрү пунктында имтихан материалларын сканерлауны оештыру. Күнегүләр имтиханында гимназия, Югары Ослан, Макыл һәм Куралово гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 нче сыйныф укучылары катнашты