5 апрель көнне Район мәдәният йорты базасында район оешмалары, предприятиеләре арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Җиңү Ритмы» халык иҗаты фестивале старт алды. Барлыгы 19 оешма гариза бирде. 13 һәм 14 апрельдә фестивальдә катнашучылар үз талантларын хореография һәм Вокал юнәлешендә күрсәтәчәкләр. Йомгаклау гала-концерты 2021 елның 9 мае алдыннан узачак. Шул ук көнне «Җиңү ритмнары»район халык иҗаты фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак.