2021 елгы декларация компаниясе ахырына якынлаша

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елгы декларация компаниясенең беренче этабы тәмамланды. Район түрәләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтларның һәм (яки) битләрнең адреслары, шулай ук хезмәткәрне идентификацияләргә мөмкинлек бирүче мәгълүматлар белән таныштырдылар.
Әлеге мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, «Instagram» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләре лидерлык позицияләрен били, бу барлык хезмәткәрләрнең 59% ын тәшкил итә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадр хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның тормыш иптәше (ире) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат җыюны һәм анализлауны дәвам итәләр, белешмәләр 2021 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә 29 кеше мәгълүмат бирде, бу 27% тәшкил итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International