Бүген Советның кече залында эшмәкәрләрне комиссия белән кабул итү булды.
Чарада Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Глеб Макаров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор ярдәмчесе Вадим Леонтьев, Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.
Кабул итүгә алты эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары фермер хуҗалыгын үстерү өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сатып алу, татарстан Республикасы буенча салым салуның гадиләштерелгән системасы ставкаларын үзгәртү мөмкинлеге, фермер хуҗалыклары объектларына юллар төзү, шулай ук тикшерү чаралары үткәрү турында контрольлек итүче органнар тарафыннан шәхси эшмәкәрләргә хәбәр итү тәртибенә кагылышлы иде.
Кабул итү нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан бизнес субъектларының килеп туган мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән конкрет йөкләмәләр бирелде.