Яшьләргә Торак

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, Татарстан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасында «яшь гаиләләр»дигән яңа категория барлыкка килде. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү һәм мөмкинлекләрне киңәйтү инициативасы белән чыкты.
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мондый механизм ТР ДТФ белән берлектә эшләнде.
Социаль ипотека алу өчен төп шартлар-Татарстанда яшәү һәм эшләү, шулай ук торак шартларын яхшырту. Мөрәҗәгать итүченең яше 35 яшьтән артмаска тиеш.
Торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез дәүләт субсидиясе «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»ярдәмче программасында катнашучы гаиләләргә бирелә. «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»Татарстан Республикасы Законы кысаларында 30 яшькә кадәр – учетка баскан яшь гаиләләр 15 елга кадәр торак бәясенең процентсыз өлешен алырга хокуклы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International