Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 10 апреле, шимбә

Чираттагы оператив киңәшмә район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә Совет аппаратында һәм Башкарма комитетта узды.
Киңәшмәнең көн тәртибе киңәйтелде, анда аппаратның барлык хезмәткәрләре дә катнашты. Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Моннан тыш, түбәндәге сораулар каралды: эш бирүчегә коррупцион хокук бозулар кылуга тарту максатыннан мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү тәртибе, бүләкләр бирү һәм алу тыелуы, керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирү турында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Вероника Александрова сөйләде.
Эшләр белән идарә итүче Минһаҗева Әлфия ММИ хезмәткәрләрен 10 апрельдә узачак рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясендә катнашырга чакырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров бу инициативаны хуплады һәм әлеге акциядә барысына да актив катнашырга тәкъдим итте.
Җирле хакимият органнарының һөнәри бәйрәме - Җирле үзидарә көне кысаларында 21 апрельдә билгеләп үтелүче чаралар (мини-футбол, волейбол, Күңелле стартлар) узачак. Югары Ослан районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Федотов Александр үзенең коллегаларына 12, 14 һәм 16 апрель көннәрендә «Чемпион» физкультура-спорт комплексы базасында оештырылачак иптәшләрчә очрашулар графигы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International