Һәрвакыт контрольдә

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге тарафыннан атна саен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар, ведомстволардан кергән контроль хатларның үтәлеше буенча анализ үткәрелә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.
2021 елның 13 апреленә район Советына һәм Башкарма комитетына үтәү өчен тапшырылган контроль документлар исемлегенә 142 хат, шул исәптән 3 мөрәҗәгать, алар башкаручыларга эшләү өчен җибәрелгән.
Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән шимбә киңәшмәсендә хатларны үтәү вакыты буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе даими рәвештә карала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International