Делегация составына район башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин һәм район мәчетләре имамнары керде.
Съезд беренче тапкыр республика мәчетләре хезмәткәрләре корпусын «Казан Экспо»Халыкара мәгълүмат үзәгендә җыйды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы аппаратлары вәкилләре, Министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район башлыклары, 1500 гә якын имам катнашты.