Һәр кешенең 12-30 апрельдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак Яшьләр форумында үз инициативасын белдерү мөмкинлеге бар. Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора. Форум кысаларында проект сессиясе узачак, шулай ук катнашучылар грант конкурсына гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алачак.
Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала.
«Безнең өчен актив яшьләр тормышы зур шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен республика, барлык районнарда да кайнавы мөһим. Бу бик зур ресурс, әмма аны конкурста катнашачак һәм сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак", - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.