Шеланга мәктәбендә зур үзгәрешләр көтә

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Мәктәпне генә түгел, азык-төлек блогын да ныклап төзекләндерәчәкләр.

"Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт» республика программасы кысаларында районда Шеланга урта мәктәбендә ремонт эшләре бара. Бүгенге көндә бинада түбә тулысынча алмаштырылган, иске тәрәзәләр яңа, пластик тәрәзәләргә алыштырылган. Планда-җәйге мәктәп яны лагере эше тәмамланганнан соң, азык-төлек блогын ремонтлау. - Июнь аенда, барысы да кипкәч, төзүчеләр бина тирәли отмостканы ныгытуга керешәчәкләр. Шулай ук зур чыгымнар таләп итә торган башлангыч мәктәп бинасын да игътибарсыз калдырмас дип өметләнәбез, - ди мәктәп директоры Лидия Ледяева.

Капиталь ремонт белән беррәттән мәктәп бинасында «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы»мәгариф-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәген булдыру кысаларында ремонт эшләре бара.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International