«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре буларак оештырылган, районның 2 мәктәбендә уңышлы эшли.
Аларда төрле яшьтәге балалар яңа уку җиһазларында «Технология», «Информатика» һәм «ОБЖ» фәннәрен үзләштерә, робототехника, өчүлчәмле модельләштерү нигезләрен өйрәнеп, цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр дәресләренә йөри, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, шахмат уйнарга, медиапродуктлар булдырырга өйрәнә.