2021 елның 16 апрелендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды, анда 2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров, финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика салым органнарының 2021 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде. «Агымдагы ел безнең өчен җиңел булмаячак-бюджетлар киеренке кабул ителде. Шуңа күрә салым органнары өчен иң мөһим бурыч-бизнеска артык административ басым ясамыйча гына өстәмә табышларны мобилизацияләү юлларын һәм инструментларын эшләү. Бу эштә урыннарда хакимият органнары, профессиональ берләшмәләр һәм тармак берләшмәләре белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк", - диде Марат Сафиуллин.
Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев агымдагы елның 1 кварталында Татарстан Республикасы салым органнары эшенә бәя бирде.