Язгы һава торышы үзгәрүгә карамастан, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүгенге көндә «Август-Кама Тамагы " ҖЧҖендә уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Шеланга " бүлекчәсендә «Туман» үзйөрешле җайланмасы ярдәмендә 180 гектар мәйданда көзге бодайны тукландырдылар. Эш ике сменада оештырылган. Азотлы ашламалар кертү 1 гектарга 50 кг исәбеннән башкарыла.