Балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм кыллы бүлекләре укучылары Ярослав Смирнов, Ксения Додонова һәм Ника Ермолаева Буа шәһәреннән якты хис-кичерешләр һәм уңай эмоцияләр белән тулып кайттылар. Алар барысы да «La Primavera» Казан камера оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов тәкъдим иткән яшь музыкантлар өчен «Звезды из завтра» республика иҗади программасының искиткеч проектында катнаштылар.
Республика шәһәрләре буенча – Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре буенча Гала-концертлар дулкыны узды, анда яшь музыкантлар, сайлап алу турын узып, «La Primavera»Казан камера оркестры белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге алдылар. Безнең мәктәп укучыларына да шундый мөмкинлек туды. Балалар һәм аларның укытучылары, Фәридә Хөснуллина һәм Марина Кудряшова өчен бу чын мәгънәсендә иҗат репетицияләре вакытында Маэстро һәм музыкантлар белән аралашу, концерт үзе дә булды!
Сәнгать мәктәбе укучылары Ксения Додонова (скрипка), Ярослав Смирнов һәм Ника Ермолаева (фортепиано) медальләр һәм лауреат дипломнары, укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бу алга таба эшләү, үз осталыгын камилләштерү һәм иҗади потенциалны ачу өчен яхшы стимул.
Мәдәният бүлеге начальнигы Гөлфия Абдуллинага, балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга КИРЕЕВАга һәм шофер Алексей Киселевичка зур рәхмәт.