"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык телевизион фестиваленең зона этабы җиңүчеләре бүген КДУның "Уникс"мәдәни-спорт комплексы базасында узган ярымфиналда катнаштылар.
Безнең районны "Конфетти", "Жемчужина", "Задоринки" бию коллективлары, вокалчылар Анастасия Чернская һәм Егор Карасев, конферансье Айсылу Хәйруллова һәм Егор Карасев тәкъдим итте. Безнең талантлар үз номерлары белән сәхнәне кабыздылар.
Нәтиҗәләр соңрак ясалачак, финалга узар дип өметләнәбез.