19 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды::
1.«Бердәм РОССИЯ» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүне уздыру буенча төп чараларның календарь планы турында.
2.Югары Ослан муниципаль районында өстәмә сайлауларга әзерлек турында.
3.«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Иннополис шәһәре беренчел бүлекчәсен төзү турында.
4.«Бердәм РОССИЯ»Бөтенроссия сәяси партиясе әгъзаларына кабул итү турында.
Җирле сәяси совет утырышы Югары Ослан җирле бүлекчәсе секретаре Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
Җирле сәяси совет Секретаре билгеләп үткәнчә: «Иннополис шәһәрендә беренчел бүлек булдыру партиянең сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан җирле бүлекчәсен ныгытачак».
Җыелышта партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Сергей Осянин, партиянең Югары Ослан җирле бүлеге башкарма секретаре Фәридә Янтыкова чыгыш ясады.
Җирле сәяси совет утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.