Узган ял көннәрендә Казан шәһәрендә безнең район катнашында йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.
Язгы кыр эшләре башлануга карамастан, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сәүдә оештыра һәм шәһәр халкын продукциянең киң ассортименты белән сөендерә алдылар. Ярминкәләрнең төгәлләнүен аңлап, сатып алучылар җитәрлек тупланды. Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярминкәләрне яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде.