Бүген Буа шәһәрендә Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышы узды. Утырыш барышында районда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре, Буа муниципаль районында Ассамблея вәкиллеге эше каралды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм Югары Ослан муниципаль районында Татарстан халыклары ассамблеясенең вәкиллеге җитәкчесе Анна Елисейчева катнашты.