Бүген "Созвездие - Йолдызлык" XXI ачык телевизион фестиваленең суперфиналы нәтиҗәләре буенча район тарихында беренче тапкыр "Конфетти" хореография коллективы республикада 3 нче урынны алды.
Бу җиңү артында коллектив җитәкчесе - балалар сәнгать мәктәбе педагогы Нина Антонованың бик зур хезмәте. Бу җиңү артында һәр катнашучының тырышлыгы, үзе өстендә эшләве. Бу җиңү артында ата-аналар һәм район җитәкчелеге ярдәме. 90 ел тулу уңаеннан районның бу горурлыгы һәм күңелле бүләк! Котлыйбыз!