Бүген МБГББУ " Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Бердәм Россия «партиясенең Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проектын тормышка ашыру кысаларында шахмат зонасы ачылды.
Шахмат зонасын ачу тантанасында «Бердәм Россия» партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Рәхимҗан кызы Янтыкова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Алсу Гомәр кызы Әхмәткәримова, педагогик хезмәт ветераны Фердинанд Ибраһим улы Алкин, директор, укытучылар һәм укучылар катнашты.
Чара театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда балалар янына шахмат патшасы, шахмат короле һәм шахмат фигуралары килде. Балалар табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм бик матур һәм Якты булды.