Район мәдәният йортының Кино-күчермә хәрәкәте Яңа Юл авыл клубы мөдире белән берлектә узган җомгада авыл халкы өчен киносеанс оештырды. Бу юлы тамашачыга танылган татар язучысы Зифа Кадыйрованың "Сөмбел" әсәре мотивлары буенча нәфис фильм, Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак производствосы тәкъдим ителде.Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар, балалары туа. Әмма Булат аларның хисләрен бирә. Хыянәтне гафу итә алмый, кечкенә улы белән Бохарага китә. Булат абый Байрас та Сөмбелгә гашыйк. Ул аның артыннан Үзбәкстанга бара. Булат үз хатасын аңлый, әмма аны төзәтү бик соң...