Югары Осланда Яшьләр форумы узды

2021 елның 24 апреле, шимбә

Яшьләр тәкъдим иткән инициативалар арасында - паркларны төзекләндерү, туристларны районга җәлеп итү һәм район үзәген төзекләндерү.
22 нче апрель көнне Югары Ослан авылының Яшүсмерләр-яшьләр клубы базасында Яшьләр инициативалары форумы булып узды.
Форум эшендә эксперт сыйфатында ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы вәкиле Алисә Әбрарова катнашты. Экспертлар төркеме хөкеменә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр клубларының 11 проекты тәкъдим ителде.
Безнең район яшьләре физкультура-спорт, патриотик, туристик, профессиональ, мәдәни һәм башка юнәлешләрдә үсәргә тели. Алисә Ринатовна һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотовтан торган башка экспертлар чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлап кына калмадылар, проектларны эшләп бетерү һәм аларны Грантка тәкъдим итү буенча кыйммәтле киңәшләр дә бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International