Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырыш

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль районының 2020 елга бюджеты үтәлеше турында;
2. Югары Ослан муниципаль районының 2021 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше турында;
Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектларын район Советы утырышында карауга чыгарырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International