23-25 апрельдә Казан шәһәрендә гер спорты буенча "Н.Жеребцов мемориалы"Бөтенроссия ярышлары узды.
Николай Жеребцов Татарстанда туып-үскән, гер спорты һәм авыр атлетика буенча танылган совет спортчысы. Беренче Бөтенсоюз Спартакиадасы призеры, СССР һәм дөнья рекордчысы. Казан циркында чыгыш ясап, ул 1969 елда ТАССРның атказанган артисты исемен ала.
Әлеге ярышларда Югары Ослан районы урта мәктәбе спортчылары: Хабаров Азат һәм Сафиуллин Рафаэль катнаштылар. Балалар Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясадылар.
Азат Хабаров спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
Спортчыларны һәм тренерны котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын телибез!