Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итә. Исегезгә төшерәбез,ул әлеге җирлек башлыгы да булып тора.
27 апрельдә район башлыгына 9 кеше килде. Һәрберсенең үз сораулары бар: юллар төзү һәм төзекләндерү, юл хуҗалыгы, җир мәсьәләләре, газлаштыру, эшкә урнашу.
Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде, 8 сорау буенча әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, 1 сорау җир комиссиясенә карау өчен җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, Югары Ослан районы башлыгы һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр 2-18-39, 2-13-38 тел.буенча гражданнарны кабул итә. Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.