Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан 15 апрельдән «Чиста йорт, Чиста ишегалды» дигән хәйрия акциясе башланды.
Акция кысаларында белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр ветераннарга йортта тәртип урнаштыру һәм көнкүреш шартларын яхшырту, ишегалды территорияләрен төзекләндерү, чүп-чар җыештыру буенча ярдәм итәләр.
Өлкәннәр һәрвакыт шатланып ярдәм итәләр, кунакчыл каршы алалар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.
«Чиста йорт, чиста ишегалды» акциясе дәвам итә....