Апрель район мәдәният йорты проектларының «Татнефть»ГАҖ грантларында берьюлы ике җиңүен алып килде. Район мәдәният йорты грант ярдәме алу өчен мәдәният йорты янындагы яшел территориядә «Надопаркинд» экопаркы проектын тәкъдим итте.
Икенче проект Югары Ослан районының матди булмаган мәдәни мирас объектларын, гореф-гадәтләрне, йолаларны, онытылган җырларны, халык уеннарын ачыклау һәм теркәү, шулай ук җирле осталарның декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен булдыру максатыннан эшләнгән. Моның өчен видео камералар сатып алу планлаштырыла. Бу җиңүләр соңгы елларда гына булмас һәм якын арада Үзәкләштерелгән клуб системасының матди базасы тагын бер тапкыр тулыландырылыр дип өметләнәсе килә.