Дини материаллар мониторингы

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

29 апрель көнне Югары Ослан районының дүрт мәчетендә дини әдәбият тикшерелде. Эшче төркем составына Югары Ослан муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Надежда Скареднова, Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ оперуп вәкиле Алексей Сафонов, Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе Камил Хафизов һәм мәчет имамнары керде.

Экстремистик юнәлештәге билгеләр булган материалларны тикшерү барышында, шул исәптән Россия Федерациясе территориясендә тыелган материаллар табылмады. Барлык мәчетләрдә дә тәртип саклана, шулай ук пандемия чорында куркынычсызлык чаралары да үтәлә: өстәлләрдә битлекләр, перчаткалар һәм кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International